Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче районында яшәүче Алсу Гариповага «Ана даны» медален тапшырдылар

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды.

«Иң матур язгы бәйрәм алдыннан „Ана даны“ медален тапшырабыз. Гаилә ул — җылылык, мәхәббәт учагы, һәркайсыбызга терәк. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген, милли-мәдәни йөзен саклаучы булды», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

Президент Татарстанда гаиләләргә, яшь буынны тәрбияләүгә һәрвакыт лаеклы урын бирелгәнен билгеләп узды. «Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләр белән дан тота», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

Ул былтыр 19 мең яңа гаилә барлыкка килгәнен әйтте. «Һәр алтынчы никах — катнаш гаилә. Туган балаларның яртысыннан артыгы гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар. Барлыгы 61 процент тәшкил итәләр. Күп балалы гаиләләр артуы сөендерә. 1 гыйнварга 40 мең 320 күп балалы гаилә исәпләнә», — дип белдерде. 

Барлыгы 11 хатын-кыз «Ана даны» медаленә лаек булды. 

Алар арасында безнең районнан Баландыш авылында яшәүче, 5 бала анасы Алсу Гарипова да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев