Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тигез юл - җан рәхәте

Узган ел республика программасы нигезендә Ямбулат авылына баручы бер чакрымда өч йөз, Теләче- Шәтке юлының ике чакрымда өч йөз метрында җир эшләре алып барылып, асфальт түшәлде. Быел әлеге участокларда юл төзелеше эшләре дәвам ителеп, асфальтның икенче каты түшәләчәк.

Узган атнада юл төзүчеләр, ягъни ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы механизаторлары һәм эшчеләре М7 юлында урнашкан Айдар авылы  янәшәсендәге 5425 метр  озынлыктагы юл аралыгында ремонт эшләре башлап  җибәрделәр.  

Дөрес, алар узган ел сентябрь аенда әлеге юл  аралыгының 854 метрын  төзекләндереп, асфальт  түшәп өлгергәннәр иде инде. Хәзер филиалның Теләче бүлеге механизаторлары һәм эшчеләре биредә юл мастеры Рафис Гусамов җитәкчелегендә җир эшләрен башкара. Ул әйткәнчә, әүвәл әлеге юлның  ике чакрымы, аннары, икенче өлеше төзекләндерелеп асфальт түшәләчәк. Боларга үзәнле урыннарда кар, яңгыр  сулары аксын өчен торба  кую, берничә җирдә керү-чыгу урыннары ясау кебек эшләр дә өстәлә. Гофрлы заманча торбаны грунт астына шул ук бүлек мастеры Фәнис Шәрипов җитәкләгән бригада егетләре монтажлаячак.

Әлеге участокта җир эшләрен Теләче бүлеге механизаторлары-грейдерчылар Илдус Сәмигуллин белән  Раил Галимов, юл эшчесе Ришат Гайнуллин, “КамАЗ” шоферлары Рәхимҗан Гарифуллин, Руслан Габделхаков белән Илдар Вәлиевлар,  Арча бүлегеннән үзтөягечтә  эшләүче Фердинад Хуҗин, бульдозерчыИлгиз Саттаров, катоклаучы Адель Бариев алып бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев