Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 8 нче корылтаенда нинди карарга килделәр?

Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае узды.

Алдагы дүрт елда Татарстан Республикасы Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев булачак.

 Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенң 8 нче корылтаенда 1500 делегат бертавыштан шул карарга килде. 2021 елның 27 гыйнварында узган Диния нәзарәте Пленумы карары белән кандидат булып Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелгән. Аның кандидаты 30 мөхтәсибәт җыелышында тәкъдим ителгән.

«Ышанычыгыз өчен бик зур рәхмәт. Инде яшь тә бара. Аллаһ риза булсын. Берәү „казый итеп сайланды исә, пычаксыз суелды“ дигән иде. Аллаһка ташырдык», — диде Җәлил хәзрәт.

Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды.  

Камил хәзрәткә 36 яшь. Ул — Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, Болгар ислам академиясе докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе. Өйләнгән, 4 бала атасы. 

«Шушы вазифаны Аллаһ Тәгалә разый булырлык итеп башкарырга язсын», — дип теләде Татарстан Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Камил хәзрәт Сәмигуллинга. 

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары вазифасына Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде. Илфар хәзрәт — «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы. Моңарчы ул мөфти урынбасары булган.

«Мөфти урынбасары түгел, ярдәмчесе булырга язсын инде», — дигән теләген җиткерде Татарстан Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев