Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Вакытында түлә

Бу көннәрдә күп райондашларыбыз почта тартмаларыннан федераль салым хезмәте идарәсе җибәргән конвертлар табып яки почта бүлегеннән барып алырга дигән чакыру кәгазьләре алгандыр.

Район почтальоннары шундый 5 мең 200 хатның 4 мең 599ын адресатка илтеп тапшырганнар. Бу барлык салым түләүчеләрнең 88% хәбәр алган дигән сүз. Башкалар да бу көннәрдә салым түләү кирәклеге хакында кисәтү алачак. Райондашларыбыз онлайн сервис аша электрон рәвештә «Салым түләүченең шәхси кабинеты»на юлланган документ ярдәмендә дә үзенең күпме салым түлисен белә ала.

Салым түләүченең шәхси кабинеты булдырылган гражданнарга салым түләү турындагы белдерү бары тик электрон формада гына юллана. Район финанс бюджет палатасы җитәкчесе Рәис Яхин сүзләренә караганда, салымнар җир, мөлкәт, транспорт өчен бүленә. Һәрбер авыл җирлекләренә салым инспекциясеннән алынган мәгьлүмат буенча 2020 ел өчен исәпләнгән милек, җир, автотранспортка булган бурычлар исемлеге почта аша җибәрелде. Район буенча барлыгы 22 миллион 660 мең сум салым акчасы җыелырга тиеш. Бүген халыктан барлыгы 8 миллион 396 мең сум җыелган. Бу 37 процентны тәшкил итә. Җир һәм мөлкәт буенча җыелган салым акчасы җирле үзидарә бюджетына керә.

Әлегә исә Теләче халкы узган ел өчен салымны түләргә ашыкмый, бу эш сүлпән бара. Шул ук вакытта район финанс палатасы белгече Эльмира Ахварова әйтүенә караганда, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр соңгы көннәрдә салымны актив түли башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев