Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ватанны саклаучылар көненә бүләк сайлыйбыз

Бәйрәм якынлаша, гүзәл затлар ир-атларга кырыну өчен пена, оеклар әзерли башлагандыр инде. Алдан ук оекларны, шампунь-гельләрне яшереп куярга киңәш итәбез.

Белгечләр әйтүенчә, 23 февральгә ирләргә арзанлы бүләк сайлау килешми. Эштәге коллегага символик бүләк биреп тә котылып була. Ә менә ирләребезгә ярамый. Кирәкле бүләк алырга акча ягы кысанрак икән, бәйрәмчә кичке аш оештырыгыз.

Ир-атлар үзләре гаджетлар, сәгатьләр һәм автомобиль бүләк итүләрен тели. Бу турыда Авито порталы оештырган сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды.

Сораштыруда катнашкан ир-атларның 25 проценты бүләккә гаджет алыр иде. 24 процентына — автомобиль, 22 процентына — сәгать, 21 процентына — спорт инвентаре кирәк.

Ир кеше хатынының үз куллары белән ясалган бүләккә дә мөкиббән. Әмма ул файдалы, кирәк булсын. Әйтик, аңа җылы свитер яки матур шарф бәйләргә мөмкин.
23 февральгә бүләк ителгән әйбернең аның турында кайгыртуыбызны күрсәтүе мөһим. Мәсәлән, компьютерының «хәтере» аз булса – «жесткий» диск, телефонының тышлыгы тузса – затлырак тышлык, китап укырга яратса – соңгы араларда дөньяны шаулаткан бестселлер алып бүләк итсәгез дә була.
Шулай ук видеорегистратор; вакытны күрсәтүдән тыш, адымнар санын исәпли, музыка «тыңлата», электрон почта һәм социаль челтәрләрдән хәбәрләрне тапшырып тора, иртән уята торган «акыллы» сәгать; колбаса, балык, сырдан яки тәм-томнардан торган букет бүләк итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев