Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Владимир Путин ялны озайтты: «Бу атна хәлне аңлап кабул итүнең авыру таралу куркынычын киметүен күрсәтте»

Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус таралуга бәйле вазгыять уңаеннан, россиялеләргә яңа мөрәҗәгать белән чыкты. Ул эшләми торган көннәрне апрель ахырына кадәр озайтты.

– Коронавирус таралу куркынычы саклана. Белгеч-вирусологлар әйтүенчә, дөньяда эпидемиянең иң югары ноктасын әле узмадык. Шул исәптән, безнең илдә дә. Шуңа бәйле рәвештә, мин эшләми торган көннәрне ай ахырына кадәр, ягъни 30 апрельгә кадәр озайту карарын кабул иттем. Хезмәт хакы сакланачак, – диде ул.

Владимир Путин хастаханәләр, даруханәләр, кибетләр һәм хакимият органнарының 30 апрельгә кадәр шулай ук эшләячәген хәбәр итте. Моннан тыш, өстәмә чаралар илдәге хәлләргә бәйле рәвештә кабул ителәчәк. Вазгыять яхшыга таба барса, эшләми торган көннәрнең азаю ихтималы булуын да әйтте.

Президент медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Медицина хезмәткәрләре үз эшләрен дәвам иттерә. Аларга бер дә җиңел түгел. Нәкъ менә алар эпидемия вакытында алгы сафларда эшли. Аларга барыбыз да чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Башка өлкәләрдә эшләүче кешеләр дә үз бурычларын үти. Бөтен кешегә, шул исәптән волонтерларга да рәхмәт, – диде ул.

Владимир Путин әйтүенчә, үзизоляция режимы кертелгәнлектән, өлкән яшьтәге кешеләрне саклый, эпидемиянең мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, югары уку йортларында көчәюен булдырмый кала алабыз.

Авыруның төрле төбәкләрдә төрле тизлек белән таралуын искәртте Президент. Мәсәлән, Мәскәүдә авыручылар саны күбрәк. Аз булса да, бер генә очрак та теркәлмәгән төбәкләр бар. Шуңа күрә үзләрендәге вазгыятькә бәйле рәвештә, һәр төбәк үз карарларын кабул итә алачак. Яңа вәкаләтләр төбәк башлыкларына коронавирус аркасында нинди чаралар кабул итәсен, нинди оешмаларның эшчәнлеген туктатасын һәм дәвам иттерәсен хәл итү мөмкинлеге бирә.
– Федерация субъектларына һәм аларның башлыкларына минем Указ буенча өстәмә вәкаләтләр биреләчәк. Бу атна ахырына кадәр алар, халык куркынычсызлыгын, икътисади тотрыклылыкны һәм төп инфраструктураны күз алдында тотып, үз территорияләренә туры килә торган төгәл профилактика чараларын билгеләргә тиеш була, – диде Президент.

Ул эш урыннарын саклап калу һәм халыкның икътисади хәлен кайгыртуны шулай ук мөһим дип атады. Төп бурычларны хәл итү нигезендә нәтиҗәле, тотрыклы эшләүче икътисад ята. Президент халыкка белгечләрнең киңәшләренә аеруча игътибарлы булырга һәм хөкүмәт кабул иткән карарларны төгәл үтәргә кирәклеген кабат искәртте.

– Җаваплылык һәм бер-береңә ярдәм итү хәлиткеч фактор булып кала бирә. Бу атна хәлне аңлап кабул итүнең авыру таралу куркынычын киметүен күрсәтте. Киләчәктә дә алга карап эшләрбез. Рәхмәт сезгә. Сау-сәламәт булыгыз, – дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин халыкка.

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев