Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа  бина сафка басты

23 октябрь көнне  Үзәк бистәсендә урнашкан  “Бәрәкәт” исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү, сатып алу кооперативлар җыелма оешмасы ачылды

.  Ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, “Фортекс” оешмасы генераль директоры Рәүф Гәлләмов, районның оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.  Чарада катнашкан Нәҗип Хаҗипов: Зур вакыйгага җыелдык. Кирәкле объект. Киләчәге бар. Төзү белән генә түгел, аны безгә сыйфатлы терлек белән дә тутырырга кирәк. Ленин исемендәге тәҗрибә җитештерү  хуҗалыгы терлек үстерү буенча районда дан тотты. Кооперативлар аша төрле дәүләт программалары кысаларында терлек тә алу мөмкин. Район, җирле үзидарә җитәкчеләре белән районда терлек санын арттыру өстендә эш алып барасы була. “Бәрәкәт” оешмасы командасына эшләрендә уңышлар”,-диде ул.

Эльмира Әхмәтҗанова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X