Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа бәйге игълан ителде!

“Минем шәҗәрәм” генеалогик тикшеренүләр район бәйгесе старт алды.

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 48 номерлы боерыгы нигезендә  агымдагы елның 5 мартыннан “Минем шәҗәрәм” генеалогик тикшеренүләр район бәйгесе старт алды.

 Бәйге Теләче төбәгендә яшәүчеләрдә үз нәсел – ыру тарихы белән кызыксыну уяту, аның тарихы, мәдәнияте белән горурлану хисе  тәрбияләү, гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү, районыбызда яшәүче милләтләр  тормышына карата уңай караш формалаштыруны күз уңында тотып уздырыла.  

   “Минем шәҗәрәм”  бәйгесендә катнашу өчен сезгә  2021 нче елның 1 маена кадәр гариза җибәрергә кирәк. Гаризаларны  alisa_davletshina@bk.ru адресына  юлларга.

Һәр катнашучы эш форматын үзе сайлый. Барлык эшләргә өстәмә материаллар ( фотографияләр, плакатлар, коллажлар, шәҗәрә агачлары, иллюстрацияләр, схемалар, тарихи чыганаклар күчермәләре һ.б.) куела ала. 

Конкурска бирелгән материалларга аңлатма язулары һәм тарихи белешмәләр булуы шарт.

2 этап –  Зона турлары 2021 нче елның 1 маеннан башланып китә һәм 2021 нче елның  30 сентябренә  кадәр дәвам итә.  Икенче этапта оештыру комитеты район мәдәният йортларына  чыгып бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрне карый. Һәр катнашучы үз эшен якларга тиеш була. Һәр чыгышка 5 минут вакыт бирелә. 

3 этап – Финал. Оештыру комитеты билгеләгән вакытта «Үз шәҗәрәңне бел» дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме Теләче район мәдәният йортында уздырылачак.

Белешмәләр өчен телефон: 89172297647 Алисә Дәүләтшина

Эл. почта:  alisa_davletshina@bk.ru  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев