Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ямбулат яңарыш кичерә

Бүген, ягъни 30 октябрь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Олы Мәтәскә авыл җирлегенә караган Ямбулат авылында булып, быел октябрь аенда үзара салым акчасына Миңнегали Ногуманов исемендәге һәм федераль программа нигезендә Татарстан урамында ком, вак таш түшәлеп салынган юлны карады һәм аның сыйфатына югары бәя бирде.

Соңгысы, ягъни Татарстан урамына салынган бер чакрым озынлыктагы юл федераль, республика, район һәм җирле какчасы хисабына эшләнгән. Төзелеш эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре һәм җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте механизаторлары башкарган. 

Шунысы сөенечле, мәгълүм программа нигезендә Ямбулат авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, әлеге сугышта илебез азатлыгы өчен башын салган, сугыштан соң төрле тән һәм җан яраларыннан вафат булган ветераннар истәлегенә куелган обелискка ремонт ясалачак, Югары Мәтәскә авылында балалар мәйданчыгы, Леснойда спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Бу кадәресен безгә Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Вәллиуллин җиткерде. Бу көннәрдә Ямбулат авылының алтын куллы ир-егетләре санитар зона буларак су башнясы биләмәсен калай белән әйләндереп алу эше белән мәшгуль. Әлеге мөһим эш тә үзара салым акчасына башкарыла.

Аннары, районыбыз җитәкчесе Ямбулат товарлыклы-сөтчелек фермасына килеп, көндәлек эшнең барышы белән танышты. Биредә ул ширкәт җитәкчесе Аттаулло Касыймов белән берлектә яңа терлек торагы төзелешен карады, терлекләрнең кышлату чорында азык белән тәэмин ителеше белән кызыксынды. Азактан, район башлыгы ширкәт белгечләре белән җанлы әңгәмә корып, кичекмәсәтән, остаханәдә техника ремонтын башлау, фермада исә сөт җитештерүне арттыру бурычы куелды. Терлек тармагына аеруча зур әһәмият биреп ул, күптән түгел генә ферма мөдире вазифасына алынган Илнур Шәвәлиевка мөрәҗәгать итеп, каплату эшен җайга салу, мөмкин кадәр күбрәк яшь үрчем кирәклеген әйтте. Бу уңайдан ул: “Бозау булса, һичшиксез сөт тә булачак”, - дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев