Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яшисе дә яшисе иде әле...

Быелгы көзнең беренче ае авылыбызга зур югалту алып килде.

Күңелдә тагын бушлык... Фәрит ага Даутов мәңгелек йортка китеп барды. Авылыбызның аксакалы, ил агасы, үз гомерендә ачысынтөчесен күп күргән, гомеренең соңгы көннәренә кадәр авылыбызны өзелеп сөйгән, аңа дан җырлаган, гомумән, барыбызга үрнәк шәхесебез иде ул безнең. Очраганда сәламен башлап бирер, шул арада шаяртып алыр, ни сорасаң да, яхшылап, җиренә җиткереп аңлатыр иде...

Фәрит абый Даутов 1930 елда Алан авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Җиде малай үсәләр алар бер гаиләдә. Тормышында күп сынаулар аша узарга кирәк була аңа. Ачлыгын да күрә, ерак Сахалинга китеп күмерен дә вата, Балтыйк диңгез флотында да хезмәт итә. Ә инде “Родина” колхозының партия оешмасы секретаре булып 22 ел хезмәт куя ул. Һәм беркайчан да сынатмый да. Аның рәсеме һәрвакытта Мактау тактасында эленеп тора. “Бишьеллык ударнигы”, ”Социалистик хезмәт җиңүчесе” күкрәк билгесе, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале, “Хезмәт һәм тыл ветераны” исемнәрен лаеклы рәвештә йөртте ул.

2018 елда, олы яшьтә булуына карамастан, Фәрит ага “Алан - аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән, авылыбыз тарихын яктырткан китап бастырып чыгарды, авылдашларга зур тарихи мирас бүләк итте. Алан авылында туган, нәселтамырлары шуннан булган һәркем өчен әби-бабаларыбызның, әтиәниләребезнең илаһи рухларын гәүдәләндергән әлеге китап чын мәгънәсендә зур бүләк булды.

2019 елда үзенең туган авылына, гаиләсенә, авылдашларына карата мәхәббәт хисе белән сугарылган теләкләрен, уй-фикерләрен шигырь юлларына салып, “Яшәргә дә әле яшәргә” дип исемләнгән икенче китабын бастырып чыгарды, ә инде аның Фәрит Хатыйпов көй язган “Туган авылым” дигән җыры авылыбызның гимнына әйләнде дисәм дә, ялгыш булмастыр.

Күктәге йолдызлар ничек атылып юкка чыкса, кеше гомерләре дә шулай... туа... яши... мәңгелеккә китә. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, Фәрит ага! Синең исемең авылдашларыбыз хәтереннән мәңге җуелмас, син калдырган мирас халык күңелендә мәңге яшәр! Тыныч йокла, ил агасы, җирдә калганнарга хәер-фатихаңны биреп ят! Син мәңгегә безнең йөрәкләрдә!

Гөлназ Хисамиева. Алан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X