Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Язгы-җәйге янгын куркынычы чорында янгын куркынычсызлыгы чаралары

Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк!

«Татарстан Республикасы Янгын сагы» кисәтә:

  • Участок территорияләрен ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан, коры үләннәрдән, коелган яфраклардан вакытында чистартыгыз;
  •  Ачык мәйданчыкларда һәм ишегалларында җиңел ялкынсынучы һәм янучан сыеклыклар, ягулык газлары булган савытларны калдырмагыз. Аларны өйдә сакламагыз. Гараж стоянкалары биналарында 20 литрдан артык ягулык запасларын һәм 5 литрдан артык майны саклау тыела;
  • Көнкүреш газ приборлары өчен газ баллоннары биналардан тыш корылмаларда урнаштырыгыз;
  • Йортлар һәм дача корылмалары янындагы территорияләрдә чүп-чар, коры үлән яндырудан һәм учаклар үрчетүдән тыелыгыз.
  • Электр җылыту һәм башка көнкүреш приборларын караусыз калдырмагыз;
  • Кулдан ясалган электр приборларыннан файдаланмагыз. Иске электр чыбыкларын, төзек булмаган розеткаларны һәм сүндергечләрне эксплуатацияләүгә юл куймагыз.
  • Җылыту пичләрен төзек хәлдә тотыгыз;
  • Сарайларда тәмәке тартмагыз һәм ачык уттан файдаланмагыз;
  • Торак биналарга керү юлын капламагыз; 
  • Шырпы, зажигалка, шәм кебек әйберләрне баланың күз каршында калдырмагыз;
  • Өйдән чыгып киткәндә, балаларны  караучысыз калдырмагыз;
  • Янгын очрагына уңайлы урында янгын сүндерү чаралар булырга тиеш: мичкә белән су, чиләк, ком яки огнетушитель.

ЯНГЫННЫ СҮНДЕРҮГӘ КАРАГАНДА КИСӘТҮ ҖИҢЕЛРӘК!
Ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерлары «01», «112»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев