Юбилярны тәбрикләделәр
5 ноябрь көнне Күкчә авылында яшәүче тыл ветераны, "Хезмәт ветераны" Насибуллина Фәймә Хәким кызына 90 яшь тулды.
Аны олы юбилее белән котларга Алан авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе һәм Күкчә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре килде. Алар Фәймә апага Россия президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм истәлекле бүләкләр белән чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев