Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үзе гади дә, катлаулы да...

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланды. Россиянең яңа тарихында өченче тапкыр үткәрелүче әлеге чара 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, аның элгәреләре 2002 һәм 2010 елларда үткәрелгән иде.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе барышында күпләрнең күңелендә: “Сан алу чарасы нинди максаттан үткәрелә?”, “Без биргән җаваплар кемгә һәм ни өчен кирәк?”,”Моның өчен нәрсә бирәләр?” кебек урынлы сораулар туарга мөмкин. Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе ил җитәкчелегенә халык турында фикер туплау, дәүләтнең икътисади, милли-мәдәни үсеше, кыскасы, илнең киләчәге өчен план төзү өчен кирәк. Шуңа да аның девизы “Киләчәкне булдырабыз!” дип атала. Халык санын алганда гына, әйтик, кешеләрнең милләте, мәшгульлеге, яшәү шартлары турында дөрес мәгълүмат туплана. Бу исә мәдәни, социаль объектларны кайсы урында төзергә кирәклеген ачыклаганда зур ярдәмлек булачак. Шуңа күрә сан алуда катнашу һәм дөрес мәгълүмат бирү мөһим.

Дәүләт тарафыннан 2020 елның апрель аенда үткәрелергә тәгаенләнгән, тормышыбызга таҗлы вирус пандемиясе килеп керү сәбәпле, аннан соң берничә тапкыр кичектерелгән Бөтенроссия халык саны алу кампаниясе бүген гаять катлаулы шартларда уза. Халык мәкерле авыруның дүртенче дулкыны белән көрәшә. Шуңа күрә дә сан алучылар эш барышында зур саклык чаралары күрәләр. Моның өчен аларның әлеге авыруга иммунитеты нык булганнары, иң тәҗрибәлеләре, әзерлеклеләре һәм тырышлары сайланып алынган. Мисал өчен, андыйлар рәтенә Теләче авыл җирлегеннән Елена Сафинаны, Үзәк авыл җирлегеннән Гөлсирин Тимербаеваны, Резеда Сәйфетдинованы, Рәсимә Алексееваны кертергә мөмкин.

- Гомумән, сан алучыларыбызның берсен алып, икенчесен куя торган түгел. Алар барысы да тырышлар, куелган максатка ирешеп эшли беләләр. Сан алу кампаниясендә районыбыз халкы бик теләп катнаша. Сан алучылар белән алар арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканы, каршылыклар туганы юк. Сан алучылар көн саен, кичен, безгә көн дәвамында башкарган эшләренең хисабын җибәрәләр. Аларның эшенә дүрт контролер контрольлек итә. Бер сан алучыга алты санау, бер сан алу участогы туры килә. Теләчедә исә җиде санау участогы эшләп килә. Тулаем алганда, районда бу эшне оештыру өчен барлык ресурслар да җитәрлек, - дип, районда Бөтенроссия халык саны алуның барышы һәм сан алучыларның хезмәте белән таныштырды мине Гөлназ Нәгыймулла кызы.

Хөрмәтле райондашлар! Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә актив катнашыйк, илебезне, республикабызны, районыбызны үстерүгә зур өлеш кертергә теләвебезне белдерик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев