Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Гөмбәле баклажан

Әлеге рецептның үзенчәлеге дә шунда: баклажаннан гына торса да, бу ризыкның тәме чын гөмбәне хәтерләтә. 3 озын баклажан, 3 баш суган, 5-6 баш сарымсак, кыздыру өчен сыек май, 3 чәй калагы кипкән укроп кирәк булачак.

Маринад өчен: 250 грамм су, 2 аш кашыгы аш серкәсе, бер чәй калагы шикәр комы, сылама гына итеп бер чәй калагы тоз, 1-2 дәфнә яфрагы, ярты чәй калагы түгәрәк борыч алабыз. Махсус пычак ярдәмендә баклажанның кабыгын әрчеп, 1-1,5 сантиметр калынлыкта боҗралап турыйбыз. Эре тоз сибеп, дуршлагка салып куябыз. Баклажанның әче суы агып бетсен өчен эшләнә бу. Ярты сәгатьтән соң, туралган баклажаннарны салкынча суда чайкыйбыз, суын саркытабыз. Шуннан соң, табага сыек май салып, баклажаннарны ике яклап (йомшарганчы түгел) азрак кыздырабыз. Маринад өчен кирәкле күләмдә су алып, тоз, шикәр комы, борыч, дәфнә яфрагы, аш серкәсе салып кайнатып чыгарабыз. Ярымбоҗралап туралган суганны, урталай бүленгән сарымсак тырнакларын, укроп, баклажанны аралаштырып банкага тутырабыз. Әзер маринадны агызып, 15 минут стерильләштерәбез.

Чыганак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/gmble-baklazhan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X