Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда росгвардиячеләр күпердән елгага егылып төшкән хатын-кызны коткарган

Караңгыда хатын-кызны табу өчен, росгвардиячеләргә якындагы прокат пунктыннан катамаран арендаларга туры килгән.

Чаллыда росгвардиячеләр күпердән елгага егылып төшкән хатын-кызны коткарган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Төнлә патруль хезмәтенә күпердән Мәләкәс елгасына 65 яшьлек хатын-кызның егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Росгвардиянең Чаллы шәһәре сак бүлеге экипажы тиз арада гадәттән тыш хәл булган урынга юл тоткан, әмма караңгы булу сәбәпле, хатын-кызны таба алмаганнар», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Шул чагында росгвардиячеләр якындагы станциядән прокатка катамаран алган һәм күршедәге экипажны ярдәмгә чакырган. Коткару операциясенә ярдан торып взвод командиры җитәкчелек иткән. Ул катамарандагы патруль хезмәткәрләренә фонарь белән юлны яктырткан.

 

Хатын-кызны яр буена алып чыгып, беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм табибларга тапшырганнар.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, операциядә катнашкан хезмәткәрләрнең берсе 2017 елның көзендә шушы ук урында суга батучы бер кызны коткарган булган инде. Әлеге батырлыгы өчен аны медаль белән бүләкләгәннәр.

Фото: Росгвардия РТ

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев