Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Каракларның банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулы барлыкка килгән

Мошенниклар еш кына банкоматка булган чиратта «эшли һәм счеттан акчасы урланган корбан булып кылана.

Мошенниклар карта ияләреннән акча урлауның яңа ысулын уйлап тапкан. Алар автоподставщиклар, уенчылар һәм акча янчыкларын «югалткан» кеше рольләрен уйнап, социаль инженерия алымнарын куллана, дип яза «Известия».

Мошенниклар банкоматка чиратта «эшли». Сезнең алда торган клиент картасын банкоматта онытып калдыра. Сез аны автомат рәвештә тартып чыгарасыз, ә аннары хуҗасы югалган картасы артыннан кире әйләнеп кайта, балансны тикшерә һәм сезне аның картасыннан берничә мең сум акчасын алуда гаепли.

Бу вакытта «Корбан» сүзләрен раслаучы шаһит пәйда була. Алар сезгә яный башлый һәм «урланган» акчаны кире кайтарырга мәҗбүр итә.

Мондый хәлдә психологик прессингка бирелмәскә, ә полиция чакыртырга киңәш итәләр, чөнки банкоматларда камералар бар, ә картадагы барлык операцияләр банк тарафыннан теркәлә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев