Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан янында трассада бетонболгаткычка ут капкан(Видео)

Йөк автомобиленең кабинасы тулысынча янып беткән.

Казан янындагы трассада ут капкан бетонболгаткычны видеога төшереп алганнар. Гадәттән тыш хәл бүген иртән Сокуры авылында автозаправка янында килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән 112 бердәм номерына Сокуры авылында автозаправка янында «КАМАЗ» машинасына ут кабуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләрне кабинадан чыгып өлгергән «КАМАЗ» шоферы каршы алган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндергән. Йөк автомобиленең кабинасы тулысынча янып беткән. Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

 

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Фото: кадр из видео, ГУ МЧС РФ по РТ

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев