Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда дача йортына электр уты керткәндә ток суккан ир-ат үлгән

60 яшьлек ир-ат үлеме буенча тикшерү башланган Татарстанда яшәүче 60 яшьлек ир-ат дача йортына электр уты үткәрергә маташканда ток сугудан үлгән.

Татарстанда яшәүче 60 яшьлек ир-ат дача йортына электр уты үткәрергә маташканда ток сугудан үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«10 августта көндез республиканың Югары Ослан районында бакчачылык ширкәте янында трансформатор будкасы янәшәсендә 60 яшьлек ир-ат мәете табылды. Ир-атта электр тогыннан зарарлану билгеләре ачыкланды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул дача йортына электр үткәрергә маташканда ток сугудан үлгән», - диде Андрей Шептицкий.

Ир-ат һәлак булганнан соң, тикшерү башланган. Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев