Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Алиментчыны табар өчен суд приставы хәйләгә барырга мәҗбүр булган

400 мең сумнан артык бурычы җыелган кеше белән аны кер юу машиналарын төзәтү буенча мастер буларак чакыргач кына очраша алганнар.

Казанның Вахитов районы суд приставлары, алимент түләүдән качып йөргән кешене табар өчен, хәйлә уйлап табарга мәҗбүр булган. Бу хакта РФ Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бурычлы кеше белән аны кер юу машиналарын төзәтү буенча мастер буларак чакыргач кына очраша алганнар. Ир-атның ике баласы өчен 400 мең сумнан артык бурычы җыелган. Суд приставларыннан качып йөргән.

Суд приставы бурычлы кешенең, кер юу машиналарын ремонтлау белән шөгыльләнеп, рәсми эшләмәгәнен ачыклаган. Пристав ир-ат белән кер юу машинасын төзәттерү турында сөйләшкән. Тик ремонт урынына бурычлы кеше Вахитов районы суд приставлары бүлегенә барырга һәм алиментларны түләүдән качу сәбәпләре турында аңлатма бирергә мәҗбүр булган.

Ир-атны РФ Административ хокук бозулар турында кодексның балаларны яки эшли алмаган ата-аналарны карау өчен акча түләмәү (5.35.1 маддәсе) буенча административ җаваплылыкка тартканнар. Суд аңа 80 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән. Әгәр бу кеше алга таба да алимент түли башламаса, аңа җинаять җаваплылыгы яный.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев