Реклама
Мастер-класста катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм абонементлар, уен коралы сатып алу өчен сертификат ота алачак.
Бүген, 22 июльдә, Михаил Коренев "Гитара һәм укулеле: уен коралы сайлаганда 30 сорау" исемле мастер-класс үткәрә. Михаил осталык дәресендә гитара һәм укулелены сайлаганда ялгышмау серләрен ачачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыручылар бүләкләр дә әзерләгән: мастер-класста катнашучыларның Кече Гитара Академиясеннән истәлекле бүләкләр һәм абонементлар, "Укулелешная" кофе-барыннан уен коралы сатып алу өчен сертификатлар оту мөмкинлеге булачак. Чара төрле яшьтәге катнашучылар өчен үткәрелә.
Бу юлы гитара һәм укулеле уен коралларының тышкы һәм эчке төзелеш серләренә багышланган очрашу оештырыла. Киң популярлык казанган булсалар да, әлеге инструментларны ясаганда төгәлсезлек һәм җитешсезлекләр, бу төр коралларга зур зыян сала. Михаил фабрика һәм осталар җитештергән коралларның төрләре һәм формалары, үзенчәлекләре турында сөйләячәк, гитара һәм укулелены сайлаганда ялгышмау серләрен ачачак.
Мастер класс 14.00 сәгатьтә башлана. Белешмәләрне 8 (843) 226-12-66 телефоны аша алырга була, диелә министрлыкның рәсми сайтында.
Фото: архив/Александр Эшкинин
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз