Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чистай районында 2 яшьлек бала чокырга егылып төшкән

Ике яшьлек Юрий хәзерге вакытта хастаханәдә ята. Табиблар баш мие селкенү диагнозы куйган, - дип хәбәр итә Эфир 24 телеканалы. - Мин ул вакытта эштә идем. Әни шалтыратып, улымны травматология бүлегендә дип әйтте һәм документлар алып килергә кушты. Шунда килгәч күрдем. Әлегә хәле авыр, баш мие селкенгән, - дип сөйли...

Ике яшьлек Юрий хәзерге вакытта хастаханәдә ята. Табиблар баш мие селкенү диагнозы куйган, - дип хәбәр итә Эфир 24 телеканалы.


- Мин ул вакытта эштә идем. Әни шалтыратып, улымны травматология бүлегендә дип әйтте һәм документлар алып килергә кушты. Шунда килгәч күрдем. Әлегә хәле авыр, баш мие селкенгән, - дип сөйли малайның әнисе, Светлана Гребнева.

Чокыр күптән казылган дип әйтә биредә яшәүчеләр. Ике яшьлек бала, бу чокырга егылып, зыян күргән. Ул инде беренче генә кеше түгел. Моңа хәтле дә чокырга егылучылар булган, барысы да җәрәхәтләр алганнар.

- Монда яңа йортларга су, газ кертү эшләрен башкардылар. Күп тапкырлар зарландылар, чокырны чикләп алуны сорадылар, әмма моңа бер кемдә игътибар итмәде. Бер тапкыр уратып алганнар иде - дүрт таяк кадап сары лента белән чикләделәр. Язма шикаять ясамадык, безнең рәис белән тыныч кына хәл итәргә теләдек. Безнең шикаятьне аңа секретаре җиткерде, - дип җиткерде Светлана Гребнева.

Чокырны күммәсәләр дә, койма белән әйләндереп алуны бер мәртәбә генә сорамаганнар. Зыян күргән баланың авылдашлары, мондый гамьсезлек игътибардан читтә калырга тиеш түгел дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев