Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Елан кунакка килгән...

Уйламаганда әллә ниләргә тап буласың.

  Үзебез яшәгән  Олы Әтнәнең Сарман урамы буйлап төшеп барыш, су буеннан ерак безнең урам, биектәрәк. Кичләрен керпеләрне очратып була. Әле монысын күргәнем юк иде. Чүт таптап китмәдем, күзем төшкәч, сөртенә яздым. Ни булыр бу, иелеп карасам, еланның бер төре. Без бала чакта кәлтә елан дип тә атый идек аны. 

Каян килгән диген безнең урамга, бер ялгызы, алай курыкканга да охшамаган, икәүләп фотосессия ясадык. Йөгереп тә күрсәтте үзе, борылып килеп фотога да төште. Кешедән бик курыкканга охшамаган, "Маугли" искә төште, каннар бер ахыры.  Бер-беребезгә борыла - борыла саубуллаштык,  мин  - үз юлыма, ул уз юлына - К. Маркс урамы буйлап төшеп китте. 

Бәлки берәрсе печән алып кайтканда, ияреп кунак булып килгәндер ул. 

Сүрия Мингатина

Әтнә таңы

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев