Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Боз Ардаган провинциясенең кайбер урыннарында хуҗалыкларга шактый зыян салган.

 

Кичә Төркиянең көнчыгышында Ардаган провинциясендә боз яуган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Ардаганда Ататөрек районы хакимияте башлыгы Ибраһим Озер “Анадолу” агентлыгына көчле яңгырдан соң боз явуын хәбәр иткән.

“Боз провинция халкы мөлкәтенә шактый зыян салды”, - дигән Озер.

Җирле халык зыянны кайтару максатыннан тиешле инстанцияләргә гозер белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Синоптиклар Карс, Агры, Эрзерум, Игдыр һәм Ардаган провинцияләрендә көчле һәм яшенле яңгырлар фаразлый. 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев