Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан кешесеннән төзәтү колониясенә бирергә җыенган 100 грамм гашиш алганнар

23 яшьлек наркодиллер наркотикны хөкем ителүчеләргә ыргытырга җыенган булган.

Казан кешесеннән 19нчы төзәтү колониясенә илтергә тиешле 100 грамм гашиш алганнар. Бу хакта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм полиция хезмәткәрләре колониягә наркотик тапшырырга әзерләнүче 23 яшьлек наркодиллерны яшәү урынында тоткарлаган”, - дип сөйләделәр ведомствода.

Егет фатирында гашиш тапканнар. Ул аны 19нчы төзәтү колониясенә илтергә тиеш булган.

Хәзерге вакытта аңардан әлеге матдә алынган һәм үзен хокук саклау органнары хезмәкәрләренә тапшырганнар.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев