Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда кыз баланың Кабан күленә егылып төшүе нәтиҗәсендә пирс вакытлыча ябылган

Казанда кыз баланың Кабан күленә егылып төшүе нәтиҗәсендә яңартылган пирс вакытлыча ябылган, дип хәбәр ителә Наталия Фишманның Instagram социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында.

Бала пирс буйлап йөгереп йөргәндә, искәрмәстән күлгә егылып төшкән. Кызның артыннан аны коткарырга дип бер ир-ат та суга сикергән. Бу урында суның тирәнлеге артык зур булмаса да, бала чыланып өлгергән һәм бик нык курыккан, дип яза ТР Президентының ярдәмчесе.

«Хәзерге вакытта пирс вакытлыча ябылды. Иң элек без бу урынны махсус тасма белән әйләндереп алдык, әлеге участокка әти-әниләрнең игътибарын җәлеп итү өчен бирегә каравылчы һәм волонтер куйдык. Кичен исә, казанлылар шәфәкъне күзәткәннән соң, монда керү юлын яптык. Бүген биредә койма корылачак», - дип хәбәр ителә Наталия Фишманның рәсми аккаунтында.

Татар -информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев