Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда тхэквондо буенча дөнья чемпионаты старт ала

12-19 июльдә Казанда тхэквондо ГТФ буенча Х дөнья чемпионаты һәм беренчелеге уза. Әлеге мәртәбәле бәйгедә дөньяның 25 иленнән 350дән артык спортчы катнаша. Россия данын яклаучы 164 спортчы арасында Татарстаннан да 8 кеше бар. Ярышларның тантаналы ачылышы 15 июльгә билгеләнгән. Ул "Ак Барс" көрәш сараенда 13:00 сәгатьтә башлана. Көч сынашулар да...

12-19 июльдә Казанда тхэквондо ГТФ буенча Х дөнья чемпионаты һәм беренчелеге уза.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә дөньяның 25 иленнән 350дән артык спортчы катнаша. Россия данын яклаучы 164 спортчы арасында Татарстаннан да 8 кеше бар.

Ярышларның тантаналы ачылышы 15 июльгә билгеләнгән. Ул "Ак Барс" көрәш сараенда 13:00 сәгатьтә башлана. Көч сынашулар да шул ук көрәш сраенда - 15,16 һәм 17 июльдә (9:00-20:00 сәгатьләрдә) үткәрелә. Моннан тыш 18 июльдә спортка беренче адымнарын ясаучылар арасында ярыш - төсле билбау фестивале дә уза. Анысында 6 яше тулган балалар кертелә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев