Теләче Информ

Әлки район суды кеше машинасын пычраткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган

Районның бер авылында яшәүче 60 яшьләр тирәсендәге ир әнә үч алу нияте белән авылдашының автомобиль салонына бер чиләк бәдрәф шакшысы түккән.

Әлки район суды кеше машинасын пычратып яраксыз хәлгә китергән ирдән 113 мең сум матди зыянны түләтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

​​​​​​​Үзара аңлашып яши белмәү, үчләшү нинди генә аяныч нәтиҗәләргә китерми. Районның бер авылында яшәүче 60 яшьләр тирәсендәге ир әнә үч алу нияте белән авылдашының автомобиль салонына бер чиләк бәдрәф шакшысы түккән.

Бу ике ир арасындагы ызгыш һәм үзара каршылык 7-8 елдан бирле бара икән инде. Шушы вакыт эчендә берсе дә, күрәсең, конфликтны хәл итүгә, килешүгә таба адым ясамаган.

Реклама

Быел май аенда боларның берсе ачу алуның бик сәер ысулын таба – ул көндәше автомобиленең йөртүче һәм алдагы пассажир утыргычларына бер чиләк кеше нәҗесе китереп сала.

Эштән чыккан машинаның хуҗасы судка мөрәҗәгать итә. Районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тәртипсез ирне чит милеккә зыян салган өчен җинаять җаваплылыгына тарта.

Әлеге бәндәнең җинаятьчел гамәлләре аркасында машина иясе шактый зур матди зыян күрә. Һәм ул үзенең хокукларын яклауны сорап район судына мөрәҗәгать итте.Суд аның таләпләрен нигезле дип тапты һәм җинаять кылучыдан китерелгән зыянны түләтергә дигән карар чыгарды. 

tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: