"Имтихан тапшыруга бернинди таләпләр дә юк. Бары тик медицина контролен яңартырга кирәк булачак. Проблемалар юк, яңаларын уйлап табарга кирәк түгел", - дип ачыклык керткән Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Мондый үзгәрешләр халыкара нормаларга, шул исәптән Юл хәрәкәте турындагы Вена конвенциясенә каршы килә, дип әйткән полиция хезмәткәре.
Россиядәге ЮХИДИ башлыгы машина йөртү таныклыгын алмаштырганда "бернәрсә дә тапшырырга" кирәк түгел дип әйткән.
Чыганак: http://intertat.tatar/
Нет комментариев