Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мәктәпләрдә өй эшләрен бетерәчәкләр?..

Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышев мәктәп балалары өчен өй эшен бетерергә тәкъдим итә. Балаларның вакытны саф һавада үткәрүе күпкә файдалырак, дип саный депутат.

Чернышев сүзләрен “Москва” агентлыгы китерә: “Дөньядагы барлык мәктәпләрдә өй эшеннән әкренләп баш тарталар, һәм монда бернинди куркыныч нәрсә дә юк”, – ди депутат.

Парламентарий сүзләренә караганда, мәктәп укучыларына бик күп эш йөкләнә, алар шуңа укуга карата кызыксынуларын югалталар. Өстәвенә, дәресләрдән тыш эшләрнең, шул исәптән өй эшләренең дә баланың сәламәтлегендә тискәре йогынтысы сизелә, дип яза "Бизнес Онлайн".

“Аларның дәреслекләр кочаклап утырасы, баш күтәрмичә ниндидер эш башкарасы яки аларның организмы өчен чираттагы йөк булган эшчәнлек белән шөгыльләнәсе килми. Бер яктан, белем алуны кызыклы итәргә, икенче яктан, балаларга ялга да вакыт бирергә кирәк. Чөнки алар футбол уйнарга, саф һавада вакыт уздырырга вакыт та таба алырга тиеш”, – дип билгеләп үтте депутат.

 

Миләүшә Халикова.

Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru/news/m%D3%99garif/mktplrd-y-eshlren-beterchklr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев