Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мошенник “кармагына“ эләккән чирмешәнле 22 мең сум акчасыннан колак каккан

Мошенник “кармагына“ эләккән чирмешәнле 22 мең сум акчасыннан колак каккан. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы хәбәр итә. 4-12 июньдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән.
 
Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, барысы да матди зыян белән.
 
Полиция хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 125 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 2 машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.
 
Авылдашының, өенә тәрәзә аша кереп, 15 мең сум акчасын урлап чыккан Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.
 
Билгесез адәмнәр Сосновка авылындагы ферма бинасындагы электр кабеленә кул сузганнар, матди зыян күләме 2100 сум.
 
Сөлчә елгасыннан законсыз рәвештә балык тоткан өчен, Иске Котыш авылы кешесе закон каршында җавап тотачак.
 
Чирмешәннән бер хатын-кыз интернеттагы "Вконтакте" челтәрендә Илона исеме белән теркәлгән мошенник “кармагына“ эләгә һәм 22 мең сум акчасыннан колак кага.
Евгений Ромин
Татар -информ
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев