Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Нидерландлар королевасы Чаллы осталары ясаган каретада утырып йөри

Бу хакта Чаллыдагы кареталар ясау белән шөгыльләнүче «Каретный дворъ» фирмасы хәбәр итә.

Чаллы осталары ясаган кареталар Россия һәм Якын чит илләрдә 17 еллап кулланыла инде. Әлеге уникаль фирмага нигез салучы Эдуард Сәхбиев компаниянең шушы вакыт эчендә 400 ләп экипаж ясавы турында белдерде.

Хәзер чаллылылар халыкара дәрәҗәгә чыктылар. Кечкенә атларга яраштырып ясалган «Лилия пони» исемле карета Нидерланд королевасының рәсми кучеры Armando Fluit күңеленә хуш килгән. Голландия клиенты беренче каретаны өч ел элек сатып алган булса, күптән түгел ул шундый ук модельне ясарга заказ биргән.

Хәзер королева кучерының гаражында Чаллыда эшләнгән ике карета тора. Аларның һәрберсе заказчыга ярты миллион сумга төшкән, ә осталар аны ай ярымнан вакыт эчендә ясаган. Әлеге экипаж 400 килограмм тирәсе авырлыкта.

e314a5f00a267b436ca96dc7b1633c62

 

Фотолар: http://www.kareta.com.ru

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X