Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Равил Гайнетдин җырчы Алсуга Коръән бүләк иткән

Очрашу барышында Равил Гайнетдин Россиядә яшәүче мөселманнар тормышы, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңа комплексын төзү тарихы хакында сөйләгән.

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдин җырчы Алсу һәм аның иренең әтисе – эшкуар Рафаэль Абрамов белән очрашкан. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Гайнетдин кунакларга изге Коръән һәм мөселман галимнәренең дөнья фәненә керткән өлешенә багышланган китап («1001 изобретение») бүләк иткән.

Очрашу барышында Россия мөселманнарының рухи лидеры Равил Гайнетдин Россиядә яшәүче мөселманнар тормышы, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңа комплексын төзү тарихы һәм этаплары, Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте программалары һәм проектлары хакында сөйләгән. Аерым алганда, ул яңа комплексның 2015 елның сентябрендә РФ Президенты Владимир Путин катнашында ачылуын искәрткән. Равил Гайнетдин исламның һәрвакытта да тынычлык дине булуы һәм шулай булып калачагын билгеләп үткән. Мөселман дини оешмаларының иң мөһим бурычларыннан берсе – тынычлык һәм татулыкны саклау хакына рухи-әхлакый кыйммәтләрне тарату, дигән ул.

 

Үз чиратында, кунаклар мөфти шәех Равил Гайнетдиннең илдә ислам диненең яңарышына зур өлеш кертүен искәрткән һәм Россиядәге төп мәчетнең тышкы һәм эчке бизәлешенә соклануын белдергән.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X