Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россельхознадзор “Чаллы-бройлер” продуктларында сальмонелла тапкан

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте кош итендә патогенлы микроорганизмнар, шул исәптән сальмонелла табылу сәбәпле, “Чаллы-бройлер” ҖЧҖнә карата чикләү чаралары кертә.

Ведомствоның рәсми сайтында бүген Россиянең 25 предприятиесе исемлеге басылып чыккан.

Моннан тыш, Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте тиешле вәкаләткә ия төбәк ветеринария органнарына күрсәтмә юллаган. Ул хатта, куркыныч тудыра торган продукциияне әйләнешкә чыгартмау өчен, тиешле чаралар күрү кирәклеге турында әйтелә.

Ведомство әлеге 25 компаниянең Таможня берлеге реестрына керүен билгеләп үткән. Ә бу исә продукциянең Евразия икътисади берлеге әгъзалары булган илләргә дә җибәрелгән булу ихтималын аңлата.
Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев