Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия юлчыларына яңгыр һәм кар яуганда асфальт салырга рөхсәт итәләр

Шул ук вакытта тискәре температура вакытында секундына 6 метрдан артык тизлектәге җил булганда асфальт җәю тыела.

Россия автомобиль юллары федераль агентлыгы заказы буенча Транспорт-төзелеш комплексының фәнни-тикшеренү институты яңа ГОСТ проектын эшләгән. Аның буенча эшләрне кар һәм яңгыр вакытында башкарырга мөмкин булачак. "Начар һава торышы шартларында асфальт-бетон капламнарны урнаштыру" ГОСТ проекты стандартлаштыру буенча (№418) "Юл хуҗалыгы" техник комитеты сайтында урнаштырылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Кыска вакытлы явым-төшемнәр булганда, яңгыр яки кар явып торганда алдан әзерләнгән түбән катламга асфальт-бетон катнашмасы җәю рөхсәт ителә", - диелә документта.

Яңа стандарт буенча язын һәм җәен +5тән -10 градуска кадәр, көзен һәм кышын +10 градустан алып -10 градуска кадәр, шулай ук яңгыр яки кар рәвешендә кыска вакытлы явым-төшем тәүлегенә 5 мм кадәр булганда һава шартлары начар булу саналачак.

 

"Тискәре температура вакытында, секундына 6 метрдан артык тизлектәге җил булганда асфальт-бетон капламалар урнаштыру рөхсәт ителми", - дип билгеләп үтелә яңа стандартта.

ГОСТның беренче редакциясе иҗтимагый фикер алышуы уза инде.

"Коммерсантъ" газетасы мәгълүматлары буенча, яңа стандарт булдыру контракт бәясе 8,9 млн сум тәшкил иткән. "Дәүләт контрактының бәясен раслыйбыз", - дип хәбәр иттеләр ТАССка Россия автомобиль юллары федераль агентлыгы матбугат хезмәтендә.
Фото: https://pixabay.com | Kasman

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X