Бу җәйдә Әрмәнстан, Грузия, Молдова, Мисыр, Корея, Таиланд, Израиль кебек илләр иң популяр юнәлешләр булган.
Бу җәйдә россиялеләрнең 67 проценты сәяхәт итү өчен визасыз илләрне сайлаган. Бу – узган елга караганда ике процентка артыграк. «Купибилет» онлайн-тревел агентлыгы шул хакта хәбәр итә.
Бу җәйдә Әрмәнстан, Грузия, Молдова, Мисыр, Корея, Таиланд, Израиль кебек илләр иң популяр юнәлешләр булган.
Россия гражданнары өчен бу илләргә виза бушлай: аэропортта яки чик буенда аларның чит ил паспортына тамга куела.
Италия, Чехия, Германия, Франция, Испания һәм Греция исә иң популяр визалы илләр булган. Болгариягә карата кызыксыну ике тапкыр диярлек арткан – быел әлеге ил визалы илләр рейтингында җиденче баскычка күтәрелгән.
Фото: https://pixabay.com | jaydeep_
Нет комментариев