Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары илкүләм рейтингында бишенче урында тора

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән Россия губернаторлары илкүләм рейтингында 5 баскычны яулаган. Тикшеренү объекты Россия субъектлары җитәкчеләре булган, рейтингның хронологик кысалары 2017 елның гыйнвпар һәм феврален колачлый. "Татарстан Президенты фигурасы субъект өчен бик зур сәяси әһәмияткә ия. Федераль йогынтыдан тыш, республика башлыгы татар элиталары...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән Россия губернаторлары илкүләм рейтингында 5 баскычны яулаган.

Тикшеренү объекты Россия субъектлары җитәкчеләре булган, рейтингның хронологик кысалары 2017 елның гыйнвпар һәм феврален колачлый.

"Татарстан Президенты фигурасы субъект өчен бик зур сәяси әһәмияткә ия. Федераль йогынтыдан тыш, республика башлыгы татар элиталары консолидациясендә бәйләүче звено булып тора. Миңнехановның төп казанышлары арасында күпчелек экспертлар барлык өлкәләрдә электрон документ әйләнеше кертүне билгели. Мәскәүдә әбиләр коммуналь түләүләрне түләү өчен банкта чиратта торганда, Татарстанда, хәтта иң ерак районнарда бу турыда инде онытканнар иде - барысы да терминаллар аша башкарыла, - дип белдерә политтехнолог, управляющий партнер Центра стратегического консультирования «Прогресс-коммуникации» Стратегик консультацияләү үзәгенең идарәче партнеры Руслан Модин.

Әлеге тикшеренүнең лидеры Дмитрий Кобылкин (Ямал-Ненец автоном округы). Икенче урында Мәскәү мэры Сергей Собянин. Өченче - Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев, дүретенче урында =Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев