Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Russian Halal Expo күргәзмәсендә алтын тышлы 4,5 млн сумлык Коръән китабын күрсәттеләр

Россия зәркәнчеләре мөселманнарның изге китабын 999нчы үрнәкле алтын белән тышлаган.

Кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар белән бизәлгән Коръән китапларын Russia Halal Expo күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр. Иң кыйммәтле экспонатның бәясе 4,5 млн сумга җитә. Бу хакта зәркән предприятиесе генераль директоры Артем Ваньянцев сөйләде.

«Китапларны Согуд Гарәбстаныннан алдырабыз, ә тышларын кыйммәтле ташлар белән, әйтик, зөбәрҗәт яки фианит белән инкрустациялибез. Барысы да 999нчы үрнәкле алтыннан ясалган калын катлам белән тышланган», - дип аңлатты ул.

 

Китапның бәясе зурлыгына бәйле һәм 420 мең сумнан алып берничә миллион сумга кадәр җитә. Күргәзмә кунакларына тәкъдим ителгән экспонатларның берсендә 5 килограммга якын көмеш һәм 200 грамм алтын бар.

Фото: Ксения Перепеченова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев