Санкт-Петербургта дүрт яшьлек бала бакчага пневматик пистолет күтәреп килгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче ханым полициягә шалтыратып, бер баланың пистолет алып килүен әйткән. Полиция хезмәткәрләре шунда ук бакчага барып, пневматик пистолетны алган. Хәзер хокук саклаучылар әлеге коралның балага ни рәвешле килеп эләгүен ачыклый. Баланың әти-әнисен...
Санкт-Петербургта дүрт яшьлек бала бакчага пневматик пистолет күтәреп килгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче ханым полициягә шалтыратып, бер баланың пистолет алып килүен әйткән. Полиция хезмәткәрләре шунда ук бакчага барып, пневматик пистолетны алган. Хәзер хокук саклаучылар әлеге коралның балага ни рәвешле килеп эләгүен ачыклый.
Баланың әти-әнисен полиция бүлегенә чакыртып, алар белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз