Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үткәрелә

2 апрельдә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үткәрелә. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча уздырылучы ошбу бәйге 19нчы мәртәбә оештырыла. Әлеге бәйгене "Мөслимә" газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәмендә оештыра. Бәйгедә 4-18 яшьлек балалар катнаша, аларны төрле яшь төркемнәренә...

2 апрельдә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үткәрелә. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча уздырылучы ошбу бәйге 19нчы мәртәбә оештырыла.

Әлеге бәйгене "Мөслимә" газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәмендә оештыра.

Бәйгедә 4-18 яшьлек балалар катнаша, аларны төрле яшь төркемнәренә бүлү каралган. Малайларга, кызларга аерым махсус номинацияләр билгеләнгән. Номинацияләр К.Шәриф, Р.Фәхретдинов, Г.Тукай, Г.Баруди, Сөембикә, М.Бубый кебек татар халкы тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәре белән аталган. Олуг шәхесләребезгә хас булган зыялылык, гыйлемлек, динебезне белү, халкыбызны ярату кебек сыйфатларны бүгенге балаларда да тәрбияләү, җиткерү бәйгенең төп максаты булып тора.

Бәйге сораулары "Мөслимә" газетасына урнаштырылган. Конкурс 2 апрельдә Казанның Ә.Максуди үзәгендә 9:00 сәгатьтә башланып, 13:00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар катнашында 12:30 сәгатьтә булачак, дип җиткерә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Казанның Ә.Максуди үзәге адресы: Краснококшайская урамы 156. Бәйгегә кагылышлы өстәмә мәгълүматларны 89178533486 телефонына (Әлмира ханым Әдиятуллина) шалтыратып та белергә мөмкин.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев