Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстан Дәүләт Советының 32 нче утырышы башланды

Бу минутларда Татарстан Дәүләт Советы V чакырылыш депутатларының 32 нче утырышы башланып китте. Көн тәртибенә 31 мәсьәлә чыгарыла. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаша. Көн тәртибенә куелган сораулар арасында: Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау; ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую; "Нурлат муниципаль районының "Нурлат...

Бу минутларда Татарстан Дәүләт Советы V чакырылыш депутатларының 32 нче утырышы башланып китте. Көн тәртибенә 31 мәсьәлә чыгарыла.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаша.

Көн тәртибенә куелган сораулар арасында:

  • Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау;
  • ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую;
  • "Нурлат муниципаль районының "Нурлат шәһәре" һәм "Яңа Иглай авыл җирлеге" муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм "Нурлат муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" Татарстан Республикасы канунына үзгәрешләр кертү хакында" 370-5 нче номерлы Татарстан Республикасы канун проекты (I укылыш);
  • "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында" 377-5 нче номерлы Татарстан законы проекты (I укылыш);
  • "Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 385-5 нче номерлы ТР законы проекты (I укылыш);
  • "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында"гы Татарстан законына үзгәрешләр кертү хакында" 378-5 нче номерлы Татарстан законы проекты (I укылыш);
  • "Татарстан Республикасы һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында" 382-5 нче номерлы Татарстан законы проекты (I укылыш) һәм башка сораулар бар.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев