Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда 24 мең инвалид эш белән тәэмин ителгән

Татарстанда хезмәткә яраклы яшьтә булган 80,2 мең инвалид яши. Шуның 30 %ы, ягъни 24 меңе эш белән тәэмин ителгән. Бу хакта бүген "Татар-информ" уздырган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте. "Быел мәшгульлек үзәкләрендә хезмәт белән тәэмин итү һәм шәхсән эш эзләү проектын тормышка...

Татарстанда хезмәткә яраклы яшьтә булган 80,2 мең инвалид яши. Шуның 30 %ы, ягъни 24 меңе эш белән тәэмин ителгән. Бу хакта бүген "Татар-информ" уздырган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

"Быел мәшгульлек үзәкләрендә хезмәт белән тәэмин итү һәм шәхсән эш эзләү проектын тормышка ашырдык. Шулай да районнарда әлеге мәсьәләдә карашлар төрле. Әйтик, Арча, Түбән Кама, Теләче, Саба, Актаныш лидерлар рәтендә булса, Чүпрәле, Минзәлә, Әгерҗе, Аксубай, Кукмара, Балык Бистәсе бу программа ягыннан калыша", - диде министр.

Инвалидларны эш белән тәэмин итү Татарстан Республикасының (№60, 24.07.2006) "Социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган кешеләр һәм инвалидларны эш урыны белән тәэмин итү һәм квота бүлү" законы нигезендә гамәлгә ашырыла. Моның өчен ел саен, инвалидларны эшкә урнаштыруда квота бүленә. 2017 елда 1114 эш урынына квота бирелгән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев