Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда көмешкә сатучы хатын кызны хөкем итәчәкләр

Татарстанда көмешкә сатучы хатын-кызны хөкем итәчәкләр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

2017 елның ноябрендә Кама Тамагы районында яшәүче 48 яшьлек хатын-кызны законсыз төстә исерткеч эчемлекләр саткан өчен җавапка тарканнар инде. Ул чагында көмешкә сатучы 15 мең сум штраф түләп котылган.

Быелның мартында контроль сатып алу вакытында хатын-кызны икенче мәртәбә тоткарлаганнар. Ул үз гаебен таныган.

Көмешкә сатучыга карата кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган. 

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев