Реклама
Бу гадәттән тыш вакыйга Татарстанның Спас районында булган. Ачуланышып, иренә үпкәләгән кыз кияүдән әтисенә зарлана. Тегесе салган баштан озак уйлап тормый, өендә саклаган РГД-5 гранатасын алып киявенә ата. Бичара ир-ат бүлмәдән чыгып йөгерергә өлгерә, граната кыйпылчыклары аны яралый гына. Ачудан күзен кан баскан бабай кеше күрше бүлмәдә 7 һәм 8...
Бу гадәттән тыш вакыйга Татарстанның Спас районында булган. Ачуланышып, иренә үпкәләгән кыз кияүдән әтисенә зарлана. Тегесе салган баштан озак уйлап тормый, өендә саклаган РГД-5 гранатасын алып киявенә ата.
Бичара ир-ат бүлмәдән чыгып йөгерергә өлгерә, граната кыйпылчыклары аны яралый гына. Ачудан күзен кан баскан бабай кеше күрше бүлмәдә 7 һәм 8 яшьлек кечкенә оныклары булуын да оныткан. Ходай бу гаиләне зур фаҗигадан саклаган дияргә дә була.+
Үчлекле бабай үз гаебен таныган. Хәзер аны суд көтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз