Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанның кайбер районнарында юллар һаман су астында калган килеш

Татарстан елгаларында су кими башлады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Агентлык язуынча, су Нократ елгасына килә тора, ә калган барлык елгаларда һәм сулыкларда су ташкыны кимүгә бара.

 
Куйбышев сусаклагычындагы Идел елгасының югары өлеше боздан тулаем ачылган инде. Анда су элеккечә критик билгедән ике метрда тора. Чабаксар ГЭСының түбән өлешендә су критик билгедән сиксән сантиметрда тора.
 
Азнакай һәм Нурлат районнарында түбәнлекләрдәге күперләр су астында кала һәм алар буйлап хәрәкәт ябык. Казанның Киров районындагы сигез кишәрлек һәм Качелино авылы юлының бер өлеше дә су астында калган килеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев