Теләче Информ

Теләче районы

Новости со всего света

Түбән Кама сусаклагычында яшь ир белән хатын суга бата язган

Түбән Кама сусаклагычында ир белән хатын һава тутырылган матраста суга бата язган. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 112 бердәм номерына йөк порты һәм «SunDale» пляжы арасында кемнеңдер суга батуы турында хәбәр килгән.

Урынга шунда ук 56нчы янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре, 6нчы зона янгын-коткару бүлегенең  дежур сменасы, шулай ук табиблар һәм Суда батучыларны коткару җәмгыяте вәкилләре юл тоткан.

Коткаручылар, аздан гына суга батмый калган 26 яшьлек ир белән 29 яшьлек хатынны яр буена алып чыгып, табибларга тапшырган.  

Татар - информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев