Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Теләче гүзәлләре, "Идел кызы" бәйгесендә катнашырга чакырабыз

"Идел" журналы матур традицияләренә тугры калып, гүзәл затларыбызга атап оештырылган "Идел кызы" бәйгесенең чираттагысын игълан итә. Быелгы бәйге ике этаптан торачак. Иң элек сез "Идел" журналының "ВКонтакте"дагы төркемендә портрет фотогызны сайлап алып, үзегез турында кыскача гына язарга, фотогызны http://vk.com/album-86196948_229744005 адресы буенча "Идел кызы - 2016" альбомына урнаштырырга тиеш. Игътибар, сездән...

"Идел" журналы матур традицияләренә тугры калып, гүзәл затларыбызга атап оештырылган "Идел кызы" бәйгесенең чираттагысын игълан итә. Быелгы бәйге ике этаптан торачак.

Иң элек сез "Идел" журналының "ВКонтакте"дагы төркемендә портрет фотогызны сайлап алып, үзегез турында кыскача гына язарга, фотогызны http://vk.com/album-86196948_229744005 адресы буенча "Идел кызы - 2016" альбомына урнаштырырга тиеш. Игътибар, сездән төркемдә теркәлгән булуыгыз һәм үзегезнең фотога тавыш бирүне сорап, репост ясавыгыз сорала. Фотолар 7 апрельгә кадәр кабул ителә.

Шуннан соң "Вконтакте"дагы альбомдагы фотолар өчен иң күп лайк җыйган алты кыз финалга чыгачак. Аларның фотолары idel-tat.ru cайтында урнаштырылачак һәм фотолар өчен сайтта тавыш бирү башлана. Бу этап 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. "Идел кызы - 2016" бәйгесенең җиңүчесе итеп иң күп тавыш җыйган катнашучы таныла. 25 апрельдә җиңүченең исеме игълан ителәчәк!

- Җиңүче булгач, аңа бүләк тә кирәк!.. Яз җиткәндә, табигать яңарганда һәркемнең дә диярлек үзен яңача күрәсе, тоясы киләдер. Бигрәк тә кызларның. Шушы фикергә таянып, дизайнер һәм стилист Мира Рахматның әле күптән түгел генә Казанда ачылган концепт-бюросына юллама тапшырырга булдык. Мира Рахмат җиңүчегә үзенең киңәшләрен бирер, яңа образ тәкъдим итәр. Без исә, әлеге "тылсымлы әверелеш"нең шаһитлары буларак, барлык этапларын фото-видеога төшереп, интернет-ресурсларыбызда урнаштырырга, журналыбыз битләрендә бу хакта җентекләп язарга ниятлибез. Һәм, әлбәттә, җиңүченең фотосы һәм аның белән әңгәмә журналыбыз битләрендә басылып чыгачак. Калган биш кыз да бүләксез калмаячак - ышаныгыз безгә! , - ди оештыручылар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев