Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Төмәндә ачылачак күргәзмәдә Мөхәммәд Пәйгамбәр чәчен күрсәтәләр

"Бәйрәм: ядькарьләр һәм гореф-гадәтләр" күргәзмәсе 14 августтан эшли башлый.

Корбан Гаете уңаеннан Төмәндә күргәзмә ачылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. 

 

Экспозициядә шамаилләр, комганнар, милли киемнәр, зәркән эшләнмәләр, чигелгән сөлгеләр һәм татар тарихы белән бәйле башка әйберләрне күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, иң кыйммәтле экспонатларның берсе - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең чәче тәкъдим ителәчәк.

 

"Бәйрәм: ядькарьләр һәм гореф-гадәтләр" күргәзмәсе 14 августтан эшли башлый. Ул Корбан бәйрәменә һәм Себер татарлары, Идел буе татарлары мәдәниятен чагылдыра. 

 

Күргәзмә 14 октябрьгә кадәр эшлиячәк. 

Фото: http://tatar-congress.org

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев