Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Яшел Үзәндә 93 яшьлек әби янып үлгән

Янгын кичә Комаров урамындагы 22нче йортта чыккан.

Яшел Үзәндә 93 яшьлек әби янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Комаров урамындагы алты катлы йортның беренче катында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә килгән», - дип төгәллек керттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фатирда 3 квадрат метр мәйданда мебель һәм әйберләр янган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта бүлмәдә 93 яшьлек әбинең мәетенә юлыккан.

Янгын электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 

 

/tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев