Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

15 октябрь - Авыл хатын-кызлары көне

Төяр өчен арбаң булсын, Тартыр өчен хатының булсын!

Төяр өчен арбаң булсын,
Тартыр өчен хатының булсын!
Авылдагы барлык ир-ат
Шушы бәхетләрдән уңсын!
Утыртырга бакчаң булсын,
Җиләк-җимеш һәрчак уңсын!
"Хатын, көчем җитмәс димә!
Эшкәртелеп базга тулсын!"
Абзарыңда сыер булсын,
Бидерәгә сөте тулсын!
Сипараты аертылып
Өстәлеңдә каймак торсын!
Ихатаңда кош-корт йөрсен,
Ач булмасын, этең өрсен!
Балаларның күңелен күр -
Шат-елмаеп көлеп йөрсен!
Буш савытка чүмеч тыкма -
Чишмә суын тутырып куй!
Яулык бәйләп аска кара -
Еракларга китмәсен уй!
Җылы ашың әзер торсын -
Ирең кайтса-кайтмаса да!
Катыгыңны әзерләп куй. -
Ашка катса-катмаса да.
Идән чиста, юган булсын,
Керең һәрчак уган булсын!
Тәрәзәләрең якты булып
Өйгә кояш тулган булсын!
Арып-талып егылсаң да -
Ир кайтуга сикереп тор!
Ачуланса, каршы әйтмә-
Әйткән сүзен уенга бор!
Акча сорап сүз кузгатма -
Өйдә ятсаң акча нигә?
Моңа хәтле яшәгәнсең -
Яшә, әйдә, шушы көйгә!
Баш күтәрми эшли -эшли
Онытсаң да санны, көнне -
Үземнеке бушка, диеп
Сыйла, әйдә, килгән берне!
Эшләр өчен арбаң булсын,
Өстерәргә хатын булсын!
Әйдә, бүген эшләмибез -
Бәйрәм булгач бәйрәм булсын!
Нишләр икән бер көн безсез
Ирең, малың,кош-кортларың?
Колагыңны тутырып куй
Ишетмәскә алар зарын!
Бәйрәм белән, хатын -кызлар -
Авылдагы гүзәл затлар!
Сез эшләгән авыр эшкә
Түзә алмас иде атлар!
Сезгә бүген шундый теләк-
Кулларыгыз сызламасын!
Гел акырып торган ирне
Колагыгыз тыңламасын!
Галуш кигән аягыгыз
Аруларга бирешмәсен!
Бик сызласа, ыңгырашма-
Уып куй шул көмешкәсен!
Бездән башка авыл юк ул,
Авыл өчен без бит йөрәк!
Бирешмәек, тибешмәек -
Авылны без барыйк сөйрәп!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев