Кыш Бабай Казанга 14 декабрь көнне килә
В республике

Кыш Бабай Казанга 14 декабрь көнне килә

Кыш Бабай поезды Казанга 14 декабрьдә килер дип көтелә. Бу кышта ул барлыгы 11 шәһәрдә тукталачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте.

Быел Кыш бабай  Россия буенча алтынчы сәяхәтенә кузгала, ул 8 ноябрьдә Бөек Устюгта башлана һәм 63 көн дәвам итәчәк. Поезд барлыгы 24 мең чакрымга якын юл үтәчәк һәм 65 шәһәрдә булачак. Поезд тукталыш ясаган һәр шәһәр вокзалында артистлар катнашында балалар өчен анимацион программа оештырылачак.

 

 


Нет комментариев